“Чиста яр” зкологик акциясе кысаларында өлкәннәр Идел елгасы ярын чүп – чардан чистартты. Бу көнне акциядә урындагы хакимият вәкилләре, мәктәп һәм балалар бакчалары педагоглары, башка структура һәм ведомство членнары катнашты.
Алар актив рәвештә үләннәрне һәм куакларны чапты, чүп – чарны җыйды.
Бу ТР ның Экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы уздырган чара су буйларын , елга кырыйларын кирәкмәгән отходлардан чистарту һәм халыкны табигатьне саклау һәм матурлатуга карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырыла.