Узган шимбәдә Югары Осланда һәм башка авыл җирлекләрендә “Татарстан кроссы – 2018” традицион массакүләм спорт ярышлары узды.
Әлеге ярышлар массакүләм спорт төрләрен тагын да популярлаштыру, халыкны актив сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан уздырыла.
Чараны район башлыгы урынбасары С.Осянин ачты. Аны районның яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы А.Федотов дәвам итте.
Чарага иң күп килүчеләр арасында ЦРБ һәм культура хезмәткәрләре иде.
Нәтиҗәләр:
Малайлар арасында:
- 1 нче урын - Кирилл Сапунов.
- 2 нче урын - Алексей Петров.
- 3 нче урын - Александр Востриков.
Кызлар арасында:
- 1 нче урын - Карина Иванова;
- 2 не урын - Петрова Валерия.;
- 3 нче урын - Диана Сорокина.