- Шәхси йорт төзергә йорт сатып алдым. Аны башлар өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә
- Урындагы Башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлегенә.
- Шәхси йорт төзелеп бетте. Хәзер кемгә чыгарга
- Йорт төзелеп беткәч, 1 ай эчендә аның тәмамлануын белдергән уведомлениене һәм йорт буенча барлык документларны өстәп Башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлегенә алып килә. Ә алар 7 көн эчендә төзелешне килеп карап закон буенча дөрес эшләгәнлеген белгерткән кәгазь җибәрә.
-
- 2014 нче елда төзелеп тә, йорт рәсмиләштерелмәгән. Хәзер эшне нәрсәдән башларга кирәк
- Хәзер 2018 нче елның 3 нче авгутында чыккан шәһәр төзелеше законнары үзгәргәнгә күрә бар эшне яңача уведомительный характерда эшлисез.
- Бакча участогы сатып алып, анда йорт һәм мунча салмакчы булам. Аның өчен нинди законнар үтәлергә тиеш
- Андый бакча йортлары да район Башкарма комитетына төзелә башлануы һәм тәмамлануы турында уведомление биреп эшләнә. Ул җирләрне рәсмиләштерү 2019 нчы елның 1 нче мартына кадәр искечә кала.
-
- Өйгә Собственностҗ хокукы бирелгән. Әгәр аңа пристрой кушып салу өчен рөхсәт сорарга кирәкме
- Әйе, бу реконструкция турында район Башкарма комитетына белгертергә кирәк. Аның башлануын да, тәмамлануын да уведомление биреп эшлиләр.