Бүген районның профсозлары лидеры Лилия Хөрмәтуллина видеоконференция рәвешендә узган социаль – хезмәт мөнәсәбәтләре буенча 3 яклы киешүләр комиссиясе утырышында булды. РТК утырышындагы төп сорау – ТР профсоюзлары Федерациясе, Координацион Совет һәм ТР Министрлар Кбинеты арасында социаль партнерлык үсешенең төп нәтиҗәләрен билгеләү.
Төп докладта бу чорда хезмәт хакының артуы, яңа түләү системасына күчү аркасында норматив-хокук актларының күбәюе, эшсез кешеләрнең кимүе, сферасында эшләүчеләрне социаль яклау кебек чаралар турында сүзләр яңгырады.
Күбрәк сүз пенсион реформа турында барды.
ТР профсоюзлары лидеры ахырдан 3 яклы килешү дәвам итәчәген белдерде.