Югары Ослан мәктәбенең “Сигнал” дип аталган ЮИД отряды ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә Югары Осланда“Җәяүлеләр юлы” акциясе үткәрде.
Бу акция барышында балалар олыларны юлда игътибарлы булырга өндәде, юл аркылы чыкканда яки рульдә барганда телефоннан сөйләшмәскә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
Алар асфальтта ата-аналарга үз балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне сорап мөрәҗәгать калдырды.