19 нчы сентябрьдә район Советында балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокуклары саклау буенча утырыш булып узды. Аның эшендә район прокуроры ярдәмчесе Лилия Ковалева, профилактика субъектлары, педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары да катнашты.
Утырышта:
- Реабилитацион консилиум эшенә анализ;
- Мәгариф системасында хокук бозуларга каршы саклау системасы формалаштыру;
- “Подросток – 2018” профилактик операциясе нәтиҗәләре;
- яшьләр өчен секцияләр һәм түгәрәкләр оештыру;
- Авыр торышлы җинаять эшенә җиңел тартылучы яшьләр белән эш алгоритмы.
- Барлык юнәлешләр буенча аерым күрсәтәләр бирелде һәм чаралар кабул ителде.