Бүген, 20 нче сентябрьдә, район администрациясенең кече залында муниципадль хезмәткәрләрнең аттестациясе узды.
Бу чара 3 елга бер уза. Аттестацияләнүчеләр саны 10 иде. Аларның 6 се – авыл җирлеге үзидарә органнары вәкилләре. Нәтиҗәдә 2 хезмәткәрнең аттестациясе соңгарак күчерелде.
Анда экспертлар, җитәкчедәр, секретарьлар аттестацияләнүчеләрнең документларын карады, аларның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын билгеләде. Һәрбер кеше буенча тиешле карарлар кабул ителде.