Бүген Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасында “Табигать - туган йортыбыз” экология темасына практик конференция узды. Ул “Эко – школа/Зеленый флаг” халыкара программасы кысаларында узды. Аның эшендә Кама Тамагы, Тәтеш, Буа,Апас һәм Казан шәһәре тәрбиячеләре катнашты.
Сәламләү сүзләре белән район мәгариф бүлеге башлыгы Абрамова Л.В. чыкты. Ул кунакларга бу теманың әһәмиятен азсызыклады, балалар бакчалары тәрбиячеләре көне белән котлады һәм экологик тәрбиянең көн кадагында булуын белдерде.
Минэкологиядән килгән кунак Айсылу Ибрагимова барысына да экологик мәгарифнең юнәлешләре турында сөйләде.
Оештыручылар бик кызыклы программа төзегәннәр:
- 1 нче бүлек – балаларга экологик тәрбия бирү буенча инновацион программалар;
- балаларда экологик культураны үстерү;
- әлеге темага методик идеяләрнең электрон банкын булдыру.
Аннан соң мастер-классларга күчтеләр. Ташландык материалдан нәрсә генә иҗат итмәде балалар үзләренең тәрбиячеләре белән!
Барлык кунаклар кәнәгать булып таралды.