Кичә районның архитектура һәм төзелеш бүлегендә район гражданнарын кабул итү көне узды.
Бүлек белгечләренә 16 кеше мөрәҗәгать итте.
Алар төзелеш өчен рөхсәт кәгазе, җир участогының чикләре схемасы, шәхси йорт төзү өчен уведомление сорап килгәннәр.
ФЗ-340 от 03.08.2018 ел законы буенча төзелешнең башлануын да, тәмамлануын да хәзер район органнарына уведомление биреп кенә белгертеп була.
Бакча йорты төзү өчентүбәндәге белешмәләр кирәк:
- ФИО
- Төзелеш башлаучының тору урыны
- җир участогының кадастрномеры һәм адресы
- җир участогын төзүченең хокук кәгазе
- капиталь төзү обүектына рөхсәт
- обүектның параметрлары
- бакча йорты бүлемнәргә бүленми икәнлеге турында белешмә.
- төзүче якның адресы һәм электрон почтасы.