Эш сораулары буенча утырыш

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Бүген район Советының Актлар залында налог бурычларына башышланган утырыш узды.

 Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев җитәкләде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе советнигы Илфат Сәнгатуллин катнашты.

Сөйләшү бик катгый төс алды. Район бюджетын иң “күп ашаучы” мәгариф сферасы хезмәткәрләре налоглар буенча бурычка иң күп батучы икән. Шуңа күрә бу ситуацияне 10 нчы августка кадәр төзәтергә вакыт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International