Татар Борнашының ЮНЭК командасы “Бөтендөнья автомобильсез көн” акциясенә кушылды.
Иртән укучылар укытучыларга һәм ата-аналарга автомобильсез йөрергә кушып стикерлар тараттылар. Алар: “Бер генә көн булса да автомобильсез йөрегез. Җәяү йөреп, сәламәтлегегезне арттырыгыз. Безгә кушылыгыз! – дигән чакыру белән мөрәҗәгать иттеләр.
Шуннан соң дәресләр беткәч ата-аналары белән велосипедта Юматово авылына сәяхәт иттеләр. Анда Ватан ордены кавалеры И.А.Заикин күмелгән каберне карадылар. Чөнки Татар Борнашы мәктәбенең балалар оешмасы “Бердәмлек” аның исемен йөртә.