Советлар Союзы герое Семен Коновалов

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бөек Ватан сугыәы тәмамлануга 75 ел тулуга күп калмады. Якынайган саен аңа хәзерлек тә активлаша бара.

Җиңү яулаучыларның берсе – Ямбулатово авылында туып үскән. авылда бар нәрсәне оештырып, бик актив тормыш алып барган көчле егет Семен Коновалов.

Аның турында авыл китапханәчесе Л.Лидонова үзендә бик күп материаллар җыйган һәм җыюны дәвам итә. Аның турында газета-журналларда да мәкаләләр күп чыккан.

Ә соңгы вакытта Мәскәүдән “Звезда” телеканалыннан журналистлар килеп, ул яшәгән авыл һавасын сулап, Коноваловның тормыш һәм хезмәт юлын өйрәнеп киттеләр. Алар хәтта  танкистның Ростов өлкәсендә 1942 нче елның 13 нче июлендә 21 яшьлек егет төп батырлыкны үтәгән – Сталинградка ургылучы фашистны, 16 танкны, бронемашинаны юкка чыгарганын да карап кайтканнар. Аның исеме Андагы истәлекле тактага уелып язылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International