20-23 нче сентябрь көннәрендә Биектау районының “Байтик лагеренда Форпост отрядларының Спартакиадасы булып узды.
Безнең районнан анда Югары Ослан мәктәбенең “Дозор” (Аляев Евгений, Закиров Булат, Сулейманов Альфред, Потапов Максим, Соколова Диана һәм Черемухина Кристина) форпост отряды катнашты.
Алар ярыш төрләре буенча 3 - 1 нче урын, 2 – 2 нче урын алып кайттылар һәм гомумкоманда әзерлеге буенча 1 нче урынга чыгып 10 комплект бренд киеменә лаек булдылар.