Югары Осланның район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендәге Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, Канаш авыл җирлеге башлыгы Н.Вальков, ООО «Дивный берег» директоры Галия Родионова составындагы делегациясе Дәүләт Советының 40 нчы утырышында булып кайтты.
Чара Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында узды.
Утырышта 1 мәсьәлә – ТР Президентының Дәүләт Советына республиканың тышкы һәм эчке хәле турындагы юлламасы.
Бу документта республиканың икътисади хәле, социаль – экономик торышы, алдагы чорга бурычлары билгеләнгән.