Югары Осланда законсыз кыр дуңгызы аулаганнар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

17-24 нче сентябрь көннәрендә Югары Ослан полициясенә 73 хәбәр кергән, 8 җинаять регистрацияләнгән, 1 – кыр дуңгызын аулау очрагы булган.

20 нче сентярьдә Мәйдан белән Канаш авыллары арасында билгесез кешеләр кыр дуңгызына атканнар. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Кураловода миграцион учетка кую очрагы да бар.

Отчет периодына барлыгы 8 административ тәртип бозу, ГИБДД буенча – 125, алардан (ст.20.25 – 3, УНС – 1) очрак регистрация узган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International