Кичә районның архитектура һәм төзелеш бүлегендә район гражданнарын кабул итү көне узды.
Бүлек белгечләренә 28 кеше мөрәҗәгать итте.
Алар төзелеш өчен рөхсәт кәгазе, җир участогының чикләре схемасы, шәхси йорт төзү өчен уведомление сорап килгәннәр.
ФЗ-340 от 03.08.2018 ел законы буенча төзелешнең башлануын да, тәмамлануын да хәзер район органнарына уведомление биреп кенә белгертеп була.