“Җиңү Парады” проекты кысаларында “Яшь гвардия” активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Петров Вениамин Петровичның өенә бардылар.
Ветеран үзенең 92 яшендә бик матур күренә, хәтта ул сугышны узмаган да. Тик сәламәтлеге генә какшый башлаган аның.
Хезмәт һәм тормыш юлын тыңлаганнан соң кунаклар ветеранга рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырдылар һәм сәламәтлек теләделәр.