Бөтендөнья туризм көне белән!

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген туризм – бик тиз үсә торган тармак. Безнең район бу өлкәдә бик зур потенциалга ия. Безнең  һәрбер теләк белдерүчегә яраткан һәм ошаткан урыннарын, тарихи һәм табигать һәйкәлләрен карар өчен уңай шартлар тудырырга көчебездән килә.

Мин ышанам: вакытлар үтү белән безнең район Республикабызның иң төп туристик үзәгенә әверелер дип.

Туризм көне ул – шул өлкәдә хезмәт итүче халыкныкы гына түгел, ә сәяхәт итәргә яатучы һәр кешенең дә бәйрәме.

Туризм ул ерак экзотик илгә бару гына түгел, ә якындагы урман куышлыгына чыгу да. Ул – сәламәтлек чыганагы да.

Бу көнне һәрберегезгә уңышлар, нык тормыш һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам!

Район Башкарма комитет җитәкчесе Л.С. Хәкимҗанов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International