Югары Осланның Глеб Борисов Санкт – Петербургтагы Борис Эйфманның бию Академиясенә укырга керде.
Безнең районның күгендә дә яшь йолдыз кабынды. Райондагы Нина Антонова җитәкли торган “Задоринки” бию коллективы былтыр октябрь аенда Сочида узган “Вдохновение” Халыкара фестиваль – конкурсында катнашкан иде. Менә шунда жюри әгъзалары 8 яшьлек Глебны күреп алалар да инде.
Глеб бу шәһәрнең Академиясенә аерым бер тырышлык куеп кермәсә дә, аны дәүләт түләве белән инде тулысынча укыта башлаячаклар. Барлык сәнгать йорты педагоглары, Глебның шундый бик дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурланалар һәм алга таба зур уңышлар теләп калалар.