26 нчы сентябрьдә Югары Осланның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәгенең чираттагы утырышы булды. Үзәкнең директоры Сигаева Н.В. социаль хезмәткәрләрне халыкка ярдәм күрсәтүнең сыйфаты белән таныштырды һәм 2018 нче елның 4 нче кварталына планнарны да әйтеп үтте.
Ә ОНСО бүлеге җитәкчесе О.Б. Платончева”Реабилитация һәм карау мәктәбе” инновацион юнәлеше белән таныштырды. Анда авырулар, картлар, инвалидларны караучы сиделкаларны укыту күз алдында тотыла. аларга терроризмга, янгынга каршы чаралар турында аңлату эшләрен алып бару алымнары күрсәтелде.