Картлар көненә багышлап районда “Олы буын” дип аталган декадник башланды.
Аның турында башкарма комитет җитәкчесе Гөлия Камалетдинова бәян итте:
-1-10 октябрь көннәрендә өлкәннәр өчен бәйрәм концертлары, күргәмәләр, спорт чаралары, хәйрия акцияләре культура хезмәткәрләре, укучылар, социаль сфера вәкилләре тарафыннан узачак.
Барлык чаралар ветераннарны һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклауга, аларга ярдәм кулы сузуга юнәлтелгән.
1 нче октябрьдә РДК һәм авыл җирлекләре клубларында да зур концерт булачак.