Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү конкурсы комиссиясе булып узды.
Комиссия гаризалар арасыннан район ветераннар Советының “Алло, Без талантлар эзлибез!” дигән олы кешеләр арасыннан кул эшләре белән шөгыльләнүче кешеләрне барлау өчен проектын карады.
Нәтиҗәдә комиссия ветераннар оешмасына бу проектны тормышка ашыру өчен субсидия бүлеп бирергә дигән карар кабул итте.