Бөек рус язучысы Максим Горький: “Баланы дөрес итеп тәрбияләү – бу дәүләт эше. Ул бик зур белем һәм талант таләп итә”, - дил әйтеп калдырды.
Бу көнне без тагын бер кат җәмгыятьне балалар бакчаларының роблемаларына, бала күңеленә җәлеп итәбез.
“Кояшкай” балалар бакчасында бәйрәм оештырылды. Бакча җитәкчесе Гөлшат Насибуллина тәрбиячеләргә бик күп җылы сүзләр , яхшы теләкләр җиткерде.
Һәрбер балалар бакчасыннан төзелгән бәйрәм концерты барысына да ошады.
Бәйрәм белән Сезне, педагоглар!