Бүген Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә профилактика субъектлары катнашында чираттагы муниципаль социаль-реабилитацион консилиум утырышы үтте.
Утырыш барышында 5 балигъ булмаган балалы 4 гаилә турында “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балалар” мәгълүмат системасына килгән сигнал карталары каралды.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия алдында ведомствоара учетка 2 гаиләне, ә 2 гаиләне ведомство учетына кую турында үтенеч җибәрү турында карар кабул ителде.