Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә Иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булып узды.
Анда түбәндәге сораулар каралды:
- “Авыл территорияләренең 2014-2020 нче елларда тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасына гаризаларны һәм документларны карау;
- “Торак шартларын яхшыртуга дучар күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучылар исемлегенә кертү;
- “Аренда торагы” программасы буенча торак белән тәэмин итү;
- Яңа туган балалы гаиләне Авыл территорияләренең 2014-2020 нче елларда тотрыклы үсеше” программасына учетка кую;
- “Торак” федераль программасы кертү кебек мәсьәләләр каралды.