Урамда йөрү кагыйдәләрен үтәү дәресе

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бүген Макыл урта мәктәбендә урамда йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча дәрес үткәрелде. Укучылар белән очрашуга  “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” башлыгы Шакирова З.В., инспектор Аксенова Н.М. килделәр. Алар укучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр, шул ук вакытта юлда куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәгәндә кулланылган атрибутлар белән таныштырдылар. Дәреснең практик өлешендә балалар юл хәрәкәте билгеләре белән таныштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Шул ук вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 9, 10 сыйныф укучыларының да юл кагыйдәләрен үтәү буенча белемнәрен тикшерделәр. Мондый чаралар үткәрү укучыларны алдагы тормышка әзерләүдә нигез булып торалар. Юлда йөргәндә кагыйдәләрне белү, төгәл үтәү – барысы да үз тормышыңны саклауга төп этәргеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International