Мәрхәмәтлек һәм хөрмәт декадасы

2018 елның 28 сентябре, җомга

24-29 нчы сентябрь аралыгында Матюшино авыл китапханәсендә  Өлкән кешеләргә багышланган чаралар узды.

Иң беренче Лилия Садеева балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә төзеде.

Авылның иң тере җирендә халык “Безнең яраткан әбиләребез” дигән стенгазета укыды.

Әби – бабайларның өйләренә йөреп, аларны котлау визиты да бик урынлы булды.

Авыл китапханәсендә “Йөрәгебез яшь” дигән өлкән кешеләр очрашуы да өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

Татарлар өчен “Татар халкының традицияләре һәм йолалары” дигән кичәгә дә җыелып татар халык ашлары белән чәй эчтеләр.

Бәйрәм көннәре бик күңелле узды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International