Кичә Казанның Яңа Савиново районында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе булды.
Безнең район үзенең фермерлары, шәхси товарлары белән 22 ноктада сәүдә җәелдерде.
Коргуза, Макыл, Шеланга, Мәйдан авыл җирлекләре башлыклары үзләре дә сатуда катнашты.
Ярминкәгә промышленность һәм сәүдә Министры Альберт Кәримов һәм Авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Николай Титов та килгән иде. Алар ярминкә эшенә зур бәя бирде.