Өлкәннәр көне белән!

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Кадерле якташлар, дуслар өлкәннәр!

1 нче октябрьдә Өлкәннәрне хөрмәтләү, ала алдында баш ию, җылы сүзләр әйтү, олылау көне.

Сез сугыш авырлыгын, ачлыкны, үз җилкәгездә күтәргәнсез, шул авыр елларда балалар үстергәнсез, илебез үсешенә зур өлеш керткәнсез. Сезнең турында кайгырту хәзер безнең өстә.

Кешенең яше – ул күңел көрлеге. Алга таба да сезнең күңелеге саекмасын, яшь, матур һәм якты булып калсын!

Һәр туасы көнегез сәламәтлектә, мәхәббәттә һәм тынычлыкта узсын!

Бәйрәм белән, дуслар!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International