Әгәр сез нәсел агачыгызны төзү белән шөгыльләнә башлагансыз икән, ул вакытта сезнең 20, 30, 50 мең сум эшләү шансыгыз бар.
1-25 нче октябрь көннәрендә “Минем шәҗарәм” исемле үз нәселеңнең тарихы, буыннар арасындагы элемтәне барлау белән кызыксынучылар өчен конкурс игълан ителә.
Анда барлык яшьтәгеләр катнаша ала.
Конкурс шартлары arhiv.tatarstan.ru архив эше сайтында урнашкан.