1 нче октябрь – ил буенча олыларны хөрмәтләү һәм аларга дан җырлау көне.
Бу көнне Макыл бакчасы гөрләп торды. Анда элек эшләгән хезмәткәрләрне – хезмәт ветераннарын чакырганнар иде.
Бәйрәм концертында һәр группадан номерлар булды. Балалар башкаруында йөрәккә якын шигырьләр, матур җырлар, нәфис сүз, биюләр – барысы да бар иде.
Чара бик җылы атмосферада узды. Ахырдан өлкән буын кунаклар балалар кулы белән хәзерләнгән бүләкләр кабул итеп алды.