Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концерт башланыр алдыннан интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Л. С., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алеева И. П. һәм йорт-интернат директоры Васильева Т. Н. кайнар котладылар, аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм тормыш көче теләделәр.   
    
Эстрада җырчылары Радик һәм Равилә Шәрибҗановлар барысына да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Тамашачылар бик күп матур вокаль номерлар бүләк иткән артистларның талантын карап хозурлана алдылар. Һәр талантлы башкарылган номер онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

Бәйрәм бик күңелле узды һәм интернат-йортта яшәүчеләр өчен якты тәэсирләр булып истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International