Бөтенроссия сочинениеләр конкурсы нәтиҗәләре

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Ел саен республикада укучыларны сочинение язуга иҗади якын килүгә өйрәтү, рус теленә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү йөзеннән  Бөтенроссия сочинениеләр конкурсы үткәрелә.

Аның муниципаль этабына 9 мәктәптән 18 сочинение килгән иде. Сочинениеләр эссе, хикәя, экскурсия, әкият, хат, көндәлек язмалары ңанрларында иҗат ителгән.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
-    1 нче урын- Гобәйдуллина Алинә (Макыл);
-    2 нче урын – Громова Полина (гимназия);
-    3 нче урын – Сарбаев Максим (Куралово).
10-11 нче сыйныфлар арасында – җиңүче Дунаева Элина (Лиөей Иннополис).
Җиңүчеләрнең эшләре республика этабына тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International