Олы буын

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

«Олы буын» декадасы кысаларында китапханә хезмәткәрләре сәламәтлеге борчу аркасында китапханәгә килә алмаучыларның өйләренә бардылар.
Л.Тазиева һәм Г.Хасанова җылы әңгәмә  корып. аларны яңа журнал һәм газета материаллары белән таныштырдылар.

Ә ветераннар аларның килүләренә бик куанды, үзләренең тормышлары белән уртаклашты һәм тагын яңа китаплар китерүне сорап калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International