Бүген Югары Осланның Үзәк мәйданында өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә оештырылды.
Бу көнне базардагы продуктлар да арзан бәядән сатылды.
Сатып алган әйберләрне түләүсез өйгә дә алып барып куйдылар.
РДК хезмәткәрләре концерт программасы куйды. Шунда ук камыр ашлары белән чәй дә тәкъдим ителде.