Югары Осланда Бөтенроссия штаб тренировкалары узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

1-3 нче октябрь көннәрендә Гражданнар оборонасы буенча Башкарма хакимият һәм район оешмаларының җирле үзидарә органнары белән Югары Осланда Бөтенроссия штаб тренировкалары узачак.

Бу чара 17.08.2018 №43-6472-11 МЧС России по Республике Татарстан һәм МЧС Республики Татарстан  19.09.2018 №702/533  приказлары нигезендә РФ территориясендәге халыкны гражданнар оборонасына хәзерләү һәм куркынычсызлык тәэмин итү өчен эшләнә.

Чарага эвакуацион комиссия, тотрыклы экономиканы үстерү комиссияләре дә чакырыла.

Тренировкалар  1 нче октябрьдә 6.00 сәгатьтә башланып, - 3 нче октябрьдә 18.00 сәгатьтә тәмамланды.

Барлык алга куелган бурычлар тулысы белән үтәлде. Югары Осланның ТП РСЧС звеносы барлык гадәттән тыш ситуацияләрдән чыгу эшенә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International