Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 4 нче октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Аны Италиянең Флоренция шәһәрендә узган Халыкара конгресста тәкъдим иткәннәр.

Бүгенге йорт  һәм кыргый хайваннарга игътибар кимегән вакытта бу көнне аларга карата җылы караш, аларны яклауга юнәлгән конференция һәм акцияләр уза.

Шушы бәйрәмгә багышлап районның Үзәк китапханәсендә “Хайваннар – китап геройлары” дигән күргәзмә барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International