“Керамика – Синтез” Шеланга заводы

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Әлеге завод бик күптәнге зур тарихы булган кирпеч заводы.

Ул Шеланга авылы яныннан ага торган Идел елгасы буена урнашкан. Казаннан 35 км ераклыкта урнашкан бу завод төзелеше 1928 нче елда башланган. 3 елдан соң төзелеп бетеп, сезонлы характерда эшли башлаган.

Барлык балчык табу аны эшкәрү эшләре кул белән яки ат көче белән эшләнгән.

Хәзерге заман технологияләренә таянып, автоматлаштыру процессларына күчкәч елына 15 млн кирпеч чыгара башлаган.

Бүгенге көндә алдынгы технологияләрнең берсе  «Фукс-ито», Австрия фирмасы оборудованиесе һәм «Siemens» фирмасы кулланыла..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International