Легоконструирование буенча мастер-класс

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан мәктәбе җитәкчеләре чакыруы буенча 4 нче сыйныф укучылары өчен лего-иҗат түгәрәге җитәкчесе Османова Маргарита легоконструирование буенча мастер-класс күрсәтте.

Аның темасы “Машина төзелеше заводы” иде. Иң төп бурыч – КАМАЗ автомобиле, аның кеше тормышындагы мәгънәсе турында белемнәрне үстерү булса, икенчесе яңа модель автомобильләрнең детальләрдән макетын төзү иде. Балаларга класс җитәкчесе Ракова С.Н. да булышты.

Балалар Яр Чаллы шәһәрендә машина төзелеше заводы турында да мәгълүмат бирелде.
Нәтиҗәдә балалар пластмасс блоклардан машина төзеде. Барысы да матур әм дөрес булып чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International