Районның наркотикларга каршы комиссиясен Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкли. Бу юлы комиссия райондагы реабилитацион үзәкләрнең эшен тикшерде. Аларның икесе Татар Борнашы һәм Введенка Бистәсе авыл җирлекләрендә урнашкан. Ә калган 3 се кайда урнашканын беркем белми. Авыл җирлекләре халкы андый Үзәкләрнең үз күршесендә булуы белән риза түгел. Бу сорауны инде алар судка да биргән.
Киндер белән мәк үсү очраклары Татар Борнашы, Печище, Куралово авыл җирлекләрендә үсүе дә игътибар үзәгендә.
Хәзерге көндә районда 14 кеше учетта тора. Кайберләре реабилитациядән баш тарта.
Бу сорау буенча балаларны, яшүсмерләрне һәм укучыларны ешрак тикшерергә һәм контрольгә алырга дигән карарга килделәр.