Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Йөрәгемдә яши янәшә
“Мәктәбем!” – дип әйткән чакта телем
“Укытучым!” – диеп йөрәк эндәшә...
Хөрмәтле педагоглар һәм хезмәт ветераннары!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күнелдән котлыйм!
Укытучы хезмәте – бик күп тырышлык һәм көч сорый торган һөнәр, ул көн саен яңалык һәм үзгәрешләр, энергия, таләпчәнлек таләп итә торган профессия. Укытучы – кечкенә бала өчен үрнәк, дус һәм наставник та. Барыбыз да беренче укытучыбыз алдында баш иябез. Аңа котлаулар, чәчәкләр һәм елмаюлар бүген!
Чын күңелемнән Сезгә бүген иҗади уңышлар, хезмәт биеклекләре, укучыларыгызның рәхмәт сүзлзрен җиткерәсем килә..
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов.