“Өлкәннәр көне” кысаларында олы яшьтәгеләрнең күңелләрен күрү йөзеннән районның “Өмет утравы” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге яшь буын белән картлар арасында хат язышу оештырды. Шул акция ярдәмендә өлкән буын бер дә белмәгән яшьләрдән җылы сүзләрдән күңел җылылыгы бөркеп торган хатлар алды.
Бу сюрприх аларга бик ошады. Кайберләренең мондый котлаулардан күзләреннән яшьләр чыкты.