Өлкәннәр көне – якты бәйрәм

2018 елның 5 октябре, җомга

Өлкәннәр көне – без әби бабайларыбызны төрле игътибарга күмә торган якты һәм күңелле бәйрәм. Бу бәйрәмне төрле илләрдә төрлечә үткәрәләр; өлкәннәрнең хокукларын яклауга багышланган төрлефестивальләр, конференцияләр һәм конгресслар, Иҗтимагый оешмаларның хәйрия акцияләре оештырыла.

Районның “Березка” балалар бакчасында балаларның әби – бабайларын чакырып бәйрәм концерты күрсәтү – традициягә әверелде.

Бу көнне дә матур итеп киенгән балалар матур итеп бизәлгән залда үзләренең осталыкларын күрсәтте, үзләренең олы буын туганнарына үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Карт буынга чара бик ошады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International