Югары Ослан районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен чишүче өч яклы комиссиясе

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев җитәкчелегендә Югары Ослан районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен чишүче өч яклы комиссиясе утырышы булып узды.

“Лаеклы хезмәт өчен!” дигән Бөтендөнья хәрәкәте көне һәр елның  7 нче октябрендә уза.

Социаль партнерлар шул көнне комиссия эшенең никадәр эффектлы эшчәнлек алып баруына анализ ясыйлар.

Бу утырышта улай ук район Башкарма комитеты, Профсоюзлар координацион Советы һәм районның эш белән тәэмин итүчеләре 2017-2019 нчы елларга төзелгән 3 яклы килешүнең үтәлешен дә анализладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International