Өлкәннәр көне кысаларында, Иннополис шәһәре мәктәбе һәм Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе «Изге кулларга хатлар " акциясе игълан итте. Акциянең төп максаты булып мәктәп укучыларының үз куллары белән интернат-йортта яшәүче һәр өлкән кеше өчен котлау открыткалары һәм сәнгать эшләре ясау торды.
Йорт-интернат халкы бик күп позитив һәм яхшы кәеф алды, алар бик теләп шәхси котлау сүзләрен укыдылар һәм алган хатларга балалар кебек шатландылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр Иннополис мәктәбе укучыларына һәм педагогик коллективына әлеге бәйрәм бүләге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.