Бүген, 8 нче октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
Утырышта налог бурычлары, районның туристик инфраструктурасын үстерү, яңа объектлардагы төзелеш кимчелекләрен бетерү, кулланылмый торган җирләрне тартып алу, Югары Ослан районында автобус хәрәкәтен тормышка ашыру, мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы куркынычсызлык тәэмин итү һәм аеруча кыен шартларда яшәүче гаиләләрне барлау темалары яктыртылды.