Зонара утырыш

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Лаеш районында промышленность объектлары һәм аларның саклау зоналарына багышланган зонаара утырыш булып узды.

Бу утырыш Президент Р.Миннеханов күрсәтмәсе буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы тарафыннан ештырылды.

Хәзерге көндә республикада бик күп промышленность һәм сәүдә объектлары бар. Алар ваытлар узу белән куак һәм башка үсемлекләргә күмеләләр. Бу чүп – чар үләннәре бер яктан матурлыкны бозып торса, икенче яктан янгын куркынычы яный.

Шуңа күрә бүгенге утырышта республика районнарына андый объектларны барлап тәртипкә китерергә йөкләмә бирелде. Эшләнгән эшләр турында мәгълүматны Министрлыкка җибәрү дә планлаштырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International