Халыкара өлкәннәр көнендә Яшьләр клубы Марий – элга сәяхәт ясады.
Коллектив анда тарихи драматик урын – “Суслонгер” га сәяхәт кылды. Бу урын Швейцариядәге кебек пейзажлы нарат урманына урнашкан. Мондагы матурлыкны тик окоп калдыклары гына искәртеп тора.
Баручылар сугыш вакытында гаепсезгә һәлак булганнар истәлегенә гвоздика чәчәкләре куеп 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
Сәяхәтчеләр табигатьтә самовардан чәй эчеп, сугыш темасына җырлар җырладылар.
Анда барганнар арасында 18 кеше белән бергә ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая да бар иде.