«Тамырлар» ның яңарышы

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе


Кояшлы октябрь көннәрендә  район культура йортында “Тамырлар” иҗат коллективының яңадан сәхнәгә кайтуына багышланган кичә булды. Бу чараны оештыручылар үз алдында ике бурыч куйды: “иске артистларны” сәхнәгә кайтару һәм коллективка “яңаларны” тарту.

Бу көнне элеккеге Флюра Муллахметова җитәкләгән коллективка Лотфуллин Мәсхүт ( Октябрьский поселогы эшмәкәре), Сөнгатуллин Рәмзил  (газ хезмәте белгече), Гәләвиев Илнур (район культура йорты хезмәткәре) һәм Сәләхова Алинә ( Югары Ослан мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы) килеп кушылды. «Тамырлар» ның җитәкчесен бу көнне талантлы һәм яшь Ләйлә Кадырова алмаштырды.

Программа бик күп кырлы төзелгән иде. Монда “Күзләр”драмасыннан өзек тә, җырлы – биюле фольклор да, Дәүләтшина Г.И., Гарипов Х Г., Садыкова Р.К., Кадырова Л.Ф. башкаруында заманча җырлар да кертелгән иде.

Бу чара татар халкын үзенең туган ягына, табигатенә, теленә булган мәхәббәте берләштерүенә тагын бер кат инандык.Уңышлар телик “Тамырлар” га! Планнарыгыз тормышка ашсын!

Г.И.Дәүләтшина, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International