Су фонды, урман фонды, аеруча саклауга дучар җирләрне кадастр учетына кертү турында белдерү

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

ТР җир мөлкәте Министрлыгы хәбәр итә:
2016 нчы елның 3 нче июлендә чыккан 2Дәүләт кадастр бәясе турындагы” №237-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә 2019 нчы елдаТР территориясендә Су фонды, урман фонды, аеруча саклауга дучар җирләрне кадастр учетына кертү тормышка ашырылачак.
Моңа хәзерлек 2019 нчы елның 1 нче январена кадәр бара. Бу чорда кадастр бәясе дөрес булсын өченкүчемсез милек объектларының характеристикасы турында декларация кабул ителә.

Декларация кәгазенең формасы РФ  экономик үсеш Министрлыгының 27.12.2016 №846 Законы нигезендә кабул ителгән.

Деклараөияләрне кабул итү учреждениеләре:

1)    ГБУ «ЦГКО», адресы: 420021, Казан, Парижская Коммуна ур., 8 нче йорт (  АО «БТИ»);
2) Филиаллар: Татарстан территориясендәге ГБУ «МФЦ” лары;
3)    Электрон документ формасы  - ГБУ «ЦГКО»: Gbu.Cgko@tatar.ru электрон почтада.

Тулы мәгълүмат:  cgko.tatarstan.ru сайтының  «Порядки оказания услуг» бүлегендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International